ШӘЙМӘРДӘНОВА ХАЛИСӘ ШӘЙСОЛТАН КЫЗЫ
Шәймәрдәнова Халисә Шәйсолтан кызы 1941 нче елның 10 августында Иске Кәшер авылында, крестьян гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Шәйсолтан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Әнисенә ялгызы 5 баланы аякка бастыру бик авыр була, билгеле. Еш кына “И, кызым”, мин күргәннәрне яхшы кешенең эте дә күрмәде”-, дия торган була.
Халисә апа истәлекләре:
“Абыйлар, балчык аралап, черек бәрәңге алып кайталар иде. Әнкәй шуннан ашарга мичтә катлама пешерә. Ничек авыр булса да, сыерны бетермәде әнкәй. Шул сыер безне туйдырды да, налог түләргә дә ярдәм итте. Сыерны өйгә саварга алып керәбез, алдына лаканга ашарына салабыз. Әнкәй сава, без таз тотып торабыз, сыер сисә дип. Ярты авылга 1 сепаратор, мае хөкүмәткә булса да, әйрәне безгә иде. Әнкәй көне буе эштә. Күршеләрнең ярма ташы бар иде, шунда ярып, кайткач безгә аш пешереп ашата. Кесәсенә салып кайткан 1 уч арыш белән әнкәйне бөкре Гәрәй тотып, протокол төзетә. Әнкәйне утыртып булмый бит инде дип, гаепне 1927 нче елгы абый үз өстенә алды, төрмәдә утырып чыкты. Әнкәй матур җырлый иде, “Карурман”ны җырларга Сарманга алып барганнарын хәтерлим. Миңа түләнгән 40 сум пенсия акчасы төрле түләүләргә бетеп бара иде.
Мәктәпкә чабата киеп укырга йөрибез, уйнарга яланаяк чыга идек. 7 нче класстан соң укуны дәвам итеп булмады, колхоз эшенә чыктым. Торф кисәргә йөртәләр иде. Аның 1-2 катламы балчык, аны алгач кына торф башлана. Ул да 2-3 катламнан соң бетә, яңаны башларга кирәк. Ферма беткәч, мәктәп интернатына эшкә чакырдылар. Анда 120 ләп бала торып укый иде. Салкын Аланнан 2 малай торып укыды. Колмәтләр күп иде, Анак белән Күтәмәле балаларына кадәр торып укыдылар. Интернат өчен урман кисеп утын әзерли, атна саен урын-җирләрен алыштырып, кул белән кер тактасына ышкып юа идек. Кулларымның суелып беткәнен күргәч, кер юу машинасы алдылар. Беренче малаем белән авырлы чакта 5 хатын Чаллыдан ары урман кистек. Сезнең авылда ир-атлар юкмы әллә дип сорыйлар иде аптырап.
Яшьлек яшьлек инде, эштән арып кайтылса да, кич клубка чыгабыз. Аякка үзебез бәйләгән ап-ак йон носки белән галош киябез. Ирем белән 5 ел йөреп 1965 нче елда өйләнештек, 2 малай үстердек. Пенсия яшенә генә җитә алмады әтиләре. Элек хезмәт хакы алганда лотерея бирәләр иде. Шуңа бер елны Днепр матае чыкты. Аны сатып, өй салдык. Улларым армия хезмәтен үтәделәр, бик акыллы булдылар, эчү, тартуны белмәделәр”.
Ни аяныч, бала кайгысы да читләтеп үтми Халисә апаны. 23 яшендә вафат булган улына багышлап иҗат иткән шигыре “Юлдаш” газетасында да басылган.
Халисә апаның гомуми эш стажы 43, педагогик стажы 34 ел, пенсиягә чыккач та 2 ел эшли әле. Хәзер дә тик тормый, бакча тутырып яшелчәсен, чәчәкләр, гөлләр үстерә. Яшь чагында чиккән мендәр тышлары, сөлгеләре, япмалары бихисап. Өе чиста, күңелгә җылы биреп тора. Яшьләргә әйтер сүзе дә үтемле: “эштән ямь табып, юк-бар белән мавыкмыйча, мул тормышта яшәсеннәр”- ди ул.