Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШӘЙДУЛЛИНА ХӘТИМӘ ГАБДРАХМАН КЫЗЫ

ШӘЙДУЛЛИНА ХӘТИМӘ ГАБДРАХМАН КЫЗЫ

Район: 
Апастовский

Татарстан Республикасы Апас районы Шәмәк  авылында туа. Шәмәк башлангыч мәктәбен тәмамлый. 1926 елгы авылдашы, Дәүләки МТСы механизаторы Габделхәй Шәйдуллинга кияүгә чыга. Күп тә үтми, яшь гаилә яткын далаларга юл тота. Шәйдуллиннар Алтай краеның Топчиха районы Чистенка авылына барып урнашалар. Анда аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Тракторда сабанчы, комбайн ярдәмчесе дә булып эшли. Аларны анда бетереп калырга кыстыйлар. Әмма алар яңадан үзләре яшәгән авылга кайтып хезмәт итәләр. 40 елдан артык Крупская исемендәге Шәмәк фермасында эшли. 4 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә дә балалар тәрбиясендә авылда яши.

Труженики тыла
Опубликовано 22 April, 2021 - 15:48 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 22/04/2021 - 15:48):https://tatfrontu.ru/tt/person/shydullina-htim-gabdrahman-kyzy