Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШӘМСИЕВ СӘЛӘХИ ШӘМСЕТДИН УЛЫ

ШӘМСИЕВ СӘЛӘХИ ШӘМСЕТДИН УЛЫ

Район: 
Актанышский

1925 елның 1 октябрендә  Яңа Балтач авылында туа. 1943 елның 15 гыйнварында (17 яшьтә) сугышка китә. I Украина, Белоруссия, Польша җирләрен азат итү сугышларында катнаша. Кече сержант чины бирелә. Къп тапкырлар яралана. Җиңүне Германиянең Колберг каласында каршылый. 1946 елның гыйнвар аенда сугыштан кайта һәм җирлектәге хуҗалыкта, учреңденияләрдә җаваплы урыннарда эшли. Авыл Советы башкарма коомитеты рәисе, партком секретаре вазифаларын башкара.

Сугышчан һәм тыныч тормышта хезмәтләре өчен II дәрәҗә Ватан сугышы, Почет Билгесе орденнары, күп санлы юбилей медальләре, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Хатыны Тәҗибә белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Илгиз полковник. 

Фронтовиклар
Сугышта катнашучылар
Опубликовано 7 August, 2019 - 13:11 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 25/10/2019 - 23:26):https://tatfrontu.ru/tt/person/shmsiev-slhi-shmsetdin-uly