Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШӘИМОВ ҖӘҮДӘТ ШӘЙМӨХӘММӘТ УЛЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

ШӘИМОВ ҖӘҮДӘТ ШӘЙМӨХӘММӘТ УЛЫ

Район: 
Актанышский

1926 елның  15 августында Яңа Богады авылында туа, шунда тормыш иткән. 

1943 елның 7 нояберендә 17 яшьлек егетне дошманга каршы корәшкә җибәрәрләр Яугир икенче Ерак  көнчыгыш фронтында япон гаскәрләренә каршы көрәшә.

Рядовой солдат Җиңү көнен Харбин шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәч тә тиз генә өенә  кайту насыйп булмый аңа. Урау юллар үтеп, 1950 елның декабрь аенда гына авылына кайтып җитү бәхетенә ирешә. "Бөек Ватан сугышы" ордены,юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Кайткач "Богады" колхозында хисапчы булып эшли. 1986 елны лаеклы ялга туктый.

Тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә.

Тормыш иптәш Әнисә белән гомер кичерәләр. Балалары юк. 

 

Фронтовиклар
Сугышта катнашучылар
Опубликовано 17 July, 2019 - 16:14 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 25/10/2019 - 23:31):https://tatfrontu.ru/tt/person/shimov-zhudt-shymohmmt-uly