Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШАКИРҖАНОВ НУРГАЛИ МӨХӘММӘТҖАН УЛЫ

ШАКИРҖАНОВ НУРГАЛИ МӨХӘММӘТҖАН УЛЫ

Район: 
Тюлячинский

Нургали    Мөхәммәтҗан   улы   1924  елның   24   апрелендә Теләче районы  Төрек–Тәмте    авылында   крестьян   гаиләсендә   дөньяга  килә.  1936  елда  каты  авырудан  соң  әтиләре якты  дөньядан   китә.  Шулай  итеп  Нургали  абый 10 яшендә  әтисез  кала.   Шул   көннән   башлап  тормышның   барлык   авырлыкларын    үз  җилкәсендә  татырга туры   килә    аңа.   Гаиләдә өч  бала идек, - ди ветеран. Ике сеңлем (Миңсылу, Хәкимә)  һәм мин.  Печән,  утын    бирәбез  дигәч   әнигә  җиңелрәк   булсын  дип  төрле   эшләрдә   эшләдем.  Монысы  авыр, булдыра   алмыйм   дип   тормадым. Укудан   кайткач  әнигә көтү  көтешергә   бара идем. 
      Сугыш башланганда  миңа  16 яшь  иде.  Барлык авырлык    бала – чага, карт – коры җилкәсенә  калды.  
       Хатын – кызлар  җилкәсенә   күтәрә  алмаслык   кайгы – хәсрәт  төште: ирләрен, газиз балаларын  сугышка озату,  берсеннән -  берсе  кечкенә  балаларны  карау, чиктән  тыш  авыр эш  “Барысы да   фронт  өчен, барысы да җиңү  өчен”.  Һәм  алар  көнне-төнгә  ялгап  эшләделәр. Салкын   һәм  ачлык  аларны  аяктан  ега,  ләкин  хатын-кызлар барысына  да  түзәләр.  Басуларда   җир  сөрәләр, орлык  ташыйлар, кул   көче   белән  күпме  ашлык  урып,  сугалар. Кич  белән  кабат   бергә   җыйналып  фронттагылар  өчен   җылы  оекбашлар,  бияләйләр   бәйлиләр.  
  Аларга  ничек  кенә  авыр   булмасын, алар балаларын  ташламыйлар,   аларны   үстерү  өчен   бөтен  тырышлыкларын   куялар.  
Күңелләрендә  шигъри  юллар туа:
                                           Тәрәзәмә җилләр бәрә-
                                           Сәламнәре  түгелме?...
      Ирләре, балалары   сугышта  үлгән   апалар  бүген дә газиз  кешеләрен,  сәламнәрен,  хәбәрләрен   көтәләр. Ә  бит күпләренә  унсигез  яшь  иде.  Ә  унсигездә .....
Унсигездә  нинди үлем  булсын !?
                                            Канатланып яшәр чак кына
Танырсыңмы инән  таң  алдыннан
                                            Тәрәзәңне чиртсәм  сак кына..
   17 яшьем  тулгач   мине  1942  елның  октябрь аенда  сугышка  алдылар. Мин сугышка Касыйм  белән бергә киттем. 
                                             Офыкларга карап китте алар,
Җырлый җырлый   менде үрләргә
                                              Яшь киленнәр әйтте:  
                                              «Бу дөньяның - бөтен   авырлыгы  ирләргә!.
     -  Моннан   нинди   солдат  чыксын, чебеш кадәр генә  бит бу, -  дип көләләр миннән.   Ә   хәрби комиссия  үткәндә   табиблар кулыма  “годен”  дигән  язу  тотырдылар,   - ди сугыш ветераны.   Әни, ике сеңлем мине елап озатып калдылар.   Шушы   кечкенә   генә   буйлы Нургали абыйга сапёр    булып   бөтен форнтны   узарга  туры  килә.  1942 елны  Мәскәү  өлкәсенең  Муром шәһәрендә укулар  үттем,  1939  елда Фин сугышы  3 ай дәвам итте. Финский залив  дигән җирдә су өстендә күпер салуда хезмәт итте. Безнең часть  125 саперный батальон дип   атала иде.   1943   елдан  Ладога күле аша  үтеп  Ленинград    форнтында   хезмәт   итә  ул. 
        - Если ты  мину не найдешь, она сама найдет тебя,- дип әйтә иде командир. Аның сүзләре бүген дә   колакта  яңгырап  тора.  Бервакыт снярад  шартлап, балчык  өеме  астында   калдым, ярый әле  иптәшләрем  казып чыгарды. Үлемем  шушы  икән  дип уйладым, - ди ветеран.
         - Сугышны хәзерге буын  балалары кинодан карап кына белә. Шулай булырга язсын , илгә афәт килмәсен.  Унҗиде яшьлек егетләргә автомат тоттырып кара   син! 
          Авыр сугыш елларында безне   алабута  коткарды, - дип  сөйли Нургали абый. - Әлеге чорда кешеләр ашарга яраклы  барлык  үләнне дә  ризык итеп  файдаландылар. Балтырган, кузгалак, какы, кәҗә  сакалы...  Басу-кырлардан   бөтенесе  дә җыела иде.  Табигать   менә шулай үз  җан  ияләрен  үзе  саклады. Ә  хәзер, туклык заманында, яшь буын бу  үләннәрнең   исемен  дә  белми. 
        Әйе бу   сүзләрдә  безгә,  яшьләргә, уйланырлык күп нәрсәләр бар. 
        «Сугыш беткән, - дигән хәбәрне Эстониянең   Навра  шәһәрендә ишеттек. Шуннан  китте бер–беребезне  котлаулар., музыка кычкырулар, шатланулар. Бу шатлыкны  әйтеп аңлатып кына  бетерә  торган түгел,» - дип искә ала ветеран. 
        Нургали абыйга сугыш  беткәннән соң да  өч  ел  мина эзләргә туры  килә. Туган ягына  ул 1948 елның март аенда гына  әйләнеп кайта.  Кайткач Ямбулат авылы кызы   Зөлкамал белән гаилә корып, дүрт  бала тәрбияләп үстерәләр.  Сугыштан соң   урман каравылчысы, ындыр бригадиры булып хезмәт куя.  Гадел, төгәл бригадирны хезмәттәшләре, авылдашлары да үз  итә.   
      Нургали  абый  үзенең   гомерлек  тормыш  иптәше   Зөлкамал  апай  белән  65   ел  бергә   тигез  гомер итәләр. Алар  авылда   авылдашларына, балаларына  үрнәк гаилә. Алар  хәзерге  вакытта да  балаларына  үрнәк  әти-әни    булып  гомер  итәләр, аларга зур ышаныч, зур терәк  булып  торалар.     
              Кешеләрдә бәхетле елмаю да, күз яшьләре  дә китереп чыгара торган бәйрәмнәр була. 9 май да нәкъ менә  шундый  күз яшьләре  белән билгеләп  үтелә  торган бәйрәм. Моннан 70 ел элек, дүрт елга  сузылган   һәм  миллионлаган кешенең гомерен алып киткән  гадәттән тыш авыр, ачлык – ялангачлык китергән  еллардан соң, җиребезгә Җиңү бәйрәме  килде. Кан коюны һәм үлемне үзенең байрагы  итеп алган  явыз, мәрхәмәтсез, әхлаксыз, ерткыч фашизм тар – мар ителде. 
     Бөек Җиңү иде бу! Армиянең армияне генә түгел, ә сыгылып төшмәс кешелек рухының, гуманизм  һәм тирән патриотизмның җиңүе  дә иде бу. Киләчәкнең үткәнне җиңүе, яшәүнең үлемне җиңүе. Менә ни өчен ул безгә чиксез шатлыклы. 
     Әмма  ул   безгә  авыр   хәсрәт   һәм  тирән   кайгы   да  китерә.   Көрәш   кырларында,  урман сазлыкларда шушы җиңү өчен миллионлаган солдат, партизан бабаларыбыз, әти-әниләребез, апа-сеңлеләребез башларын салды. Соңгы мизгелдә аларның   барысының да телендә бер сүз - Ватан сүзе була. 
     Халкыбызның  җиңүе  белән төгәлләнгән авыр сугыш еллары  еракка чигенә  бара. Күп вакыйгалар, аларда катнашкан кешеләр тарих казанышы булып әверелә. Ләкин һәр елны тыныч май таңы   кемнәрнедер сискәндереп уята, еракта  калган  дәһшәтле көннәрне  искә төшереп тетрәндерә. 
       Юк, үтеп бетмәгән әле сугыш  җиле. Исән кайтканнарның хәтереннән ул көннәрнең әрнүле фаҗигасе  үзләре  белән бергә генә китәдер. 
     Безнең Югары Кибәхуҗа авылы җирлегеннән дә ут эченә   580   кеше чыгып китә. Шуларның бик күпләре кире туган як туфрагына кайта алмый,  – дип сөйләде Төрк – Тәмте авылында гомер итүче ветераныбыз Шакиҗанов Нургали Мөхәммәтҗан улы. 
        Безнең  ветераныбыз Нургали абый   үзенең   91  яшен  тутырса  да, аның  хәтере  хәзер дә бик әйбәт, акылы  камил, командирларының,  фронтташ  дусларының исем-фамилияләрен  яхшы  хәтерли. Кайсы елда  нинди  шәһәрләдә  булганын  тәфсилләп сөйли
     Сугышта күргән авырлыклары, батырлыклары өчен Нургали абыйны бик күп  тапкырлар  истәлекле бүләкләр, күкрәк билгеләре белән бүләклиләр. Бүгенге көндә аның  күкрәге  тулы медаль. Ул аларның барсын  да якын күрә. Ни  өчен бирелгәннәрен дә яхшы  хәтерли: 
1949  елда “ Сугыш каһарманы” күкрәк билгесе , 
Фронтовик 1941-1945 ел  - Күкрәк билгесе 
Медаль   - Бөек Җиңүнең  20 еллыгына  районда үткәрелгән Җиңү  бәйрәмендә бирелде.
Медаль    - Бөек Җиңүнең  30 еллыгына  Төрек – Тәмте авылында  үткәрелгән Җиңү  бәйрәмендә бирелде. 
Медаль   - Бөек Җиңүнең  30 еллыгына  районда үткәрелгән Җиңү  бәйрәмендә бирелде.
Медаль   - Бөек Җиңүнең  40  еллыгына  районда үткәрелгән Җиңү  бәйрәмендә бирелә. 
Медаль    - Бөек Җиңүнең  40 еллыгына  үткәрелгән Югары Кибәхуҗа авылында  Җиңү  бәйрәмендә бирелә. 
Медаль    - Бөек Җиңүнең  50 еллыгына  районда үткәрелгән Җиңү  бәйрәмендә бирелде. 
Медаль   - Бөек Җиңүнең  60 еллыгына  районда үткәрелгән Җиңү  бәйрәмендә бирелде.
Медаль   - Бөек Җиңүнең  65 еллыгына  районда үткәрелгән Җиңү  бәйрәмендә бирелде.

 

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Опубликовано 16 January, 2017 - 15:42 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 16/01/2017 - 15:42):https://tatfrontu.ru/tt/person/shakirzhanov-nurgali-mohmmtzhan-uly