Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШАКИРОВА РОЗА ДӘҮЛӘТША КЫЗЫ

ШАКИРОВА РОЗА ДӘҮЛӘТША КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

Тыл ветераны Шакирова Роза Дәүләтша кызы 1931 елның 25 июнендә  Саба районы    Татар Икшермәсе авылында туа.

Сугыш башланган Шакирова Розага 10 яшь була. Авылдан әтисенең, барлык ир-егетләрнең сугышка ничек чыгып киткәннәрен бик яхшы хәтерли. Әтисе сугыштан кайтмый. Роза апа да олылар белән бергә көне-төне  колхозда эшләп Бөек Җиңүгә үзенең лаеклы өлешен кертә: басуда да эшли, фермада сыер да сава, атлар карый, урман кисәргә дә йөри.                                                  

Сугыштан соңгы елларда да тырышып эшли. Исеме районның Мактау тактасыннан төшми. Хезмәтләрен хөрмәтләп, район советы депутаты итеп сайлана һәм Мәскәүгә съездга делегат итеп билгеләнә.

Бүгенге көндә Татар Икшермәсе авылында улы Раиф белән яши.

Труженики тыла
Опубликовано 7 August, 2018 - 08:45 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 07/08/2018 - 08:45):https://tatfrontu.ru/tt/person/shakirova-roza-dultsha-kyzy