Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > САФИНА РАБИГА ШӘРИФУЛЛА КЫЗЫ

САФИНА РАБИГА ШӘРИФУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Алькеевский

Рабига апа  1929 елның 16 апрелендә Түбән Әлки авылында  туган.  Ул бик яшьли, 1 яшендә үк, ятим калган, аның әнисе үлгән. Рабига апа әтисе һәм үги әнисе Гаисә апа тәрбиясендә үскән. Аның 4 класс белеме бар. Яшүсмер вакытында Тумба урманына утын кисәргә йөргән,  колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1950нче елда, 20 яшендә, Түбән Әлки авылы егете  Сафин Әсәдулла Сафа улына  тормышка чыккан. Алар  5 бала тәрбияләп үстергәннәр, кызганычка каршы  1 балалары  5 яшендә үлгән. 3 малайлары да армия сафларында хезмәт иткән. Әсәдулла абый колхозда терлекче булып эшләгән, ә Рабига апа  колхозда төрле эшләрдә  эшләгән, язгы чәчүләрдә агулау  эшләрендә дә катнашкан. 1979 елның  18 нче апрелендә лаеклы ялга чыккан. “Ветеран труда” медале белән бүләкләнгән. 

 

( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).

Труженики тыла
Опубликовано 3 September, 2021 - 13:30 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 03/09/2021 - 13:30):https://tatfrontu.ru/tt/person/safina-rabiga-shrifulla-kyzy