Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > САФИН МИҢЛЕБАЙ ГАРИФ УЛЫ

САФИН МИҢЛЕБАЙ ГАРИФ УЛЫ

Район: 
Алькеевский

1919 елның 22 сентябрендә Иске Чаллы  авылында туган.

1937 елда  Казанга эшкә киткән һәм хәрби заводта      аппаратчы  булып эшләгән.

1939 елда Казаннан армиягә  алынган һәм 1941 елның июленә  кадәр  Монголиядә хезмәт  иткән. Аннан  сугышка Мәскәү  астына  кайтарылганнар. 1941 елның октябрь аенда  яраланган. 1942 елның мартында тагын каты яраланып, туган авылына кайта. Аркасында өч снаряд   ярчыгы хәзер дә бар әле. 1943 елда шул ук авыл кызы Мәрзия белән  гаилә корган, өч кызы туган. Ул гомер буе колхозда эшләгән, ветеринария  санитары булган.

Миңлебай Сафин икенче группа инвалид. Аның күп санлы сугышчан медальләре бар.

 

                             “Ватан өчен!” китабыннан 2005.

Фронтовиклар
Опубликовано 26 April, 2017 - 09:53 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 26/04/2017 - 22:58):https://tatfrontu.ru/tt/person/safin-minlebay-garif-uly