Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > САДЫЙКОВА РӘХИМӘ ФАСЫХ КЫЗЫ

САДЫЙКОВА РӘХИМӘ ФАСЫХ КЫЗЫ

Район: 
Алькеевский

Садыйкова Рәхимә Фасых кызы Әлки  районы Татар Суксуы авылында 1919  елда   туа. Түбән Әлки 7 еллык мәктәбен  тәмамлап,1937 –39  елларда Татар  Суксуы  авылында  башлангыч мәктәптә  укытучы булып эшли.Халыкның  аң-  белеменә омтылышын арттыру,агарту  эшләрендә  актив катнаша.

  1941 елда Рәхимә  апа «Ярыш» колхозында бригадир итеп билгеләнә.1942 елда Советлар Армия сафларына чакрыла. Сугыш ахырына кадәр рядовой булып хезмәт итә.

  Хәрби  хезмәтләре  өчен медальләр , Почет грамоталары белән   бүләкләнә.

Сугыштан соң Урта Әлкидә  клуб  җитәкчесе булып сайлана. 1947 елда  район  культура бүлеге инспекторы була. 1949 елның август  аеннан  Әлки райкомы КПСС аппаратында эшли.  Башта парткабинетта библиотекарь, аннан соң  сигез ел Райкомда  пропоганда һәм агетация  бүлегендә инструктор булып эшли. Шулук вакытта мәдәният  хезмәткәрләренең Райком профсоюза  председателе  итеп билгеләнгән.

  1952 елда КПСС члены  булып  сайлана.1972 елда Рәхимә Фасых кызы район балалар библиотекасын  җитәкли. Халык  арасында авторитеты һәм хөрмәте  зур була.

  Рәхимә  апа  актив, грамоталы, көчле нык  шәхес булган. Яшь  буынны тәрбияләүдә ,зур  роль уйнап,  газета – журналларда мәкаләләр  язып , төрле дәресләр үткәргән. Халык арасында  авторитеты һәм хөрмәте зур булган.

Фронтовиклар
Опубликовано 8 October, 2018 - 11:53 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 08/10/2018 - 11:53):https://tatfrontu.ru/tt/person/sadyykova-rhim-fasyh-kyzy