Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > САДЕРТДИНОВ МОГЫЙН САДЕРТДИН УЛЫ

САДЕРТДИНОВ МОГЫЙН САДЕРТДИН УЛЫ

Район: 
Сармановский

Садертдинов Могыйн Садертдин улы

Могыйн бабайга 1914-1918 еллардагы Беренче Бөтендөнья сугышында катнашырга һәм күп тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килгән. Икенче Бөтендөнья сугышыда аны читләтеп узмый. Башта Могыйнның улы Әмерсәяф фронтка китә. Күп тә узмый, Могыйнның үзен дә хәрби комиссариатка чакыртып алалар һәм хезмәт армиясенә җибәреләчәген әйтәләр.

1942 елның гыйнвар аенда Могыйн үзенең райондашлары Салихҗан Хәкимов һәм Гыймазетдин Борһановлар белән бергә Казанга җибәрелә. Алар биредәге хәрби авиация заводында эшли башлыйлар. Ватан өчен иң авыр булган бу көннәрдә ялның ни икәнен белмичә тир түгаргә туры килә аларга. Ашау йокы да аяк өстендә басып торырлык кына эләгә.

Труженики тыла
Опубликовано 17 December, 2015 - 13:51 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 17/12/2015 - 13:51):https://tatfrontu.ru/tt/person/sadertdinov-mogyyn-sadertdin-uly