Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > РИЗАТДИНОВ ХАЛИТ ГАБДРАХМАН УЛЫ

РИЗАТДИНОВ ХАЛИТ ГАБДРАХМАН УЛЫ

Район: 
Сармановский

Ризатдинов Халит Габдрахман улы 1918 елның 28 июлендә хәзерге Сарман районы иске Минзәләбаш авылында, гаиләдә икенче малай  булып дөньяга килә. Шушы авыл­да­гы дүрть­ел­лык баш­лан­гыч мәк­тәп­не тә­мам­лагач, ул көчле укучы буларак, белемен күрше авылга йөреп дәвам итә hәм шунда ук 10 – нчы классны тәмамлый. Шуны да әйтергә кирәк, ул вакытларда 10 класс белемле кешеләр бик сирәк була. Мәктәпне тәмамлап армияга киткәнче  әле бер ай укытучы булып әшләргә дә өлгерә.

Ризатдинов Халит Габдрахман улы 1939 елның көзендә Совет армиясы сафларына чакырыла hәм җиде елдан соң гына - 1946 елда, сугыш тәмамланып инде бер ел үткәч кенә кире әйләнеп кайта. Солдат хезмәтен ул Байкал күлен үтеп, Чи­та шә­һә­рен­нән ары, салкын Себернең ташлы таулары арасында  «Семь­де­сят шес­той разъ­езд» дип ата­лган урында башлый. Ерак тү­гел – Бур­за шә­һә­ре, ары­рак – Дау­рия. Ул мон­да 110нчы ук­чы полк сос­та­вын­да 1940 нчы ел­ның фев­ра­ле­нә ка­дәр, ягъни бер  ел да ике ай ат­лы ар­тил­ле­рист­  булып  хез­мәт итә.  Ә аннан соң аларны Ленинград шәhәре янына күчерәләр. Халит Габдрахман улы зе­нит ар­тил­ле­ри­я­се полкында 85 мил­ли­метр­лы пуш­ка­да тө­зәү­че (наводчик) hәм ору­дие ко­ман­ди­ры­ның яр­дәм­че­се булып хезмәтен дәвам итә.  Солдат хезмәтен тутырып өйгә кайтырга дүрт ай калып барганда, көтмәгәндә сугыш башлана hәм аңа Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнашып, Ленинград блокадасының бөтен мәхшәрен үз күзләре белән күреп, сугышның барлык авырлыгын да үз җилкәсендә күтәрергә туры килә.

Кызы Ризатдинова Фәния Халит кызы истәлегеннән: “Безнең әтиебезгә бу дәhшәтле сугыштан туган якларына зур җиңү белән, күп санлы орден-медальләрен тагып, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Сугыштан соң әти укытучы булып эшләвен дәвам итә hәм белемгә омтылучы кеше буларак, Казан педагогика институтына читтән торып укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, югары белемле белгеч буларак, күп еллар мәктәп директоры булып эшли hәм физика-математика фәннәрен укыта.

Безнең әтиебез, әниебез Гөлсинә Габделхәй кызы белән, безне, биш баласын - Фәрит, Фәридә, Фалих, Фәния  hәм Гөлназны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. Без әти-әниебезгә барысы өчен дә бик рәхмәтле. Балалары, оныклары - без барыбыз да  аларны бик юксынабыз hәм зур ихтирам белән искә алабыз. Алар безнең өчен hәрвакыт үрнәк булып торалар.”

 

Фронтовиклар
Опубликовано 13 April, 2015 - 13:06 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 13/04/2015 - 13:08):https://tatfrontu.ru/tt/person/rizatdinov-halit-gabdrahman-uly