Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > НӘҖМЕТДИНОВ СӘЛАХ МИНПАҖ УЛЫ

НӘҖМЕТДИНОВ СӘЛАХ МИНПАҖ УЛЫ

Район: 
Сармановский

Нәҗметдинов Сәлах Минпаҗ улы 1921 елның 4 январендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 1928 елда укырга керә, Иске Кәшер авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач Чистайга эшкә китә.

1941 елның декабрендә  Бөек Ватан сугышына китә. Беренче Украина фронтының 624 нче разведка девизиясендә хезмәт итә. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклар өчен “Берлинны алган өчен”, “Праганы азат иткән өчен”, “Батырлык өчен” медальләре һәм 3 грамота белән бүләкләнә.

Ул еллардагы иң истәлекле вакыйга Дрезденны алу һәм анда американлылар белән очрашу була.

1946 елның июнендә авылга кайта. 1950 партиягә керә. Пенсиягә чыкканчы авылда төрле эштә эшли.

Фронтовиклар
Опубликовано 18 December, 2015 - 16:33 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 18/12/2015 - 16:33):https://tatfrontu.ru/tt/person/nzhmetdinov-slah-minpazh-uly-0