Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > НУРГАЛИЕВА ГАЙНАВАЛ НУРГАЛИ КЫЗЫ

НУРГАЛИЕВА ГАЙНАВАЛ НУРГАЛИ КЫЗЫ

Район: 
Сармановский

        Гайнавал апа Кәүҗияк авылында туып, үсә, гомере буе шунда яши. Әтиләре Нургали фронтка киткәндә, әниләре тәрбиясендә өч бала калалар. Иң өлкәне булган Гайнавалга 10 яшь тулган  була. “Әни бик тырыш хатын иде. Сыер, кәҗә, сарыклар асрады, сугыш чорында да безне ачка интектермәде”,- дип искә ала ул. Балалары иртә кул арасына керәләр, уку белән берлектә йорттагы барлык эшне башкаралар. Җиденче классны тәмамлагач, тракторга утыра, прицепщик була, фермада бозаулар да карый, шул ук вакытта гектарлап чөгендерен дә эшкәртә. Пенсиягә чыккач та, көндез клубта эшли, кич колхоз идарәсендә каравылда тора. Кызганыч, бүгенге көндә Гайнавал апа ялгызы гомер кичерә, бердәнбер улы да, туганнары да вафат. Аңа социаль хезмәткәр беркетелгән. Ничек булса да, тормышына шөкер итеп яши Гайнавал апа.

Ветераннар истәлекләре
Труженики тыла
Опубликовано 8 April, 2021 - 08:51 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 08/04/2021 - 08:51):https://tatfrontu.ru/tt/person/nurgalieva-gaynaval-nurgali-kyzy