Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > НИГЪМӘТҖАНОВ АМИРҖАН НИГЪМӘТҖАН УЛЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

НИГЪМӘТҖАНОВ АМИРҖАН НИГЪМӘТҖАН УЛЫ

Район: 
Сабинский

Нигъмәтҗанов  Амирҗан   Нигъмәтҗанулы  1928 нче  елны  Түбән  Утар  авылында  гади  колзозчы  гаиләсендә   туа.Радиодан сугыш башланганын беләләр. Курку хисе кичерәләр. Әтисен сугышка озаталар. 1941 елда ашарга булмый, киемнәр дә булмый. Ачлык, кием булмау башлана бу вакытта. Бәрәңге, кычыткан, кузгалак ашыйлар. Сугыш чорында әниләре фронтка оекбаш, ашамлык җибәрә торган була. 

Сугыш вакытында ул мәктәптә укый.Берничә  класс  белем  алган  малайны   көтү  көтәргә   алалар.

Соңрак  ул  атларны  карый,  ат җигеп  басу  эшләрен  башкара.  Кабинасыз  тракторда   дәвам  итә  ул эшен.   Армия  сафларына  барып  кайтканнан  соң,   шушы   авыл кызы  Сәхибә  апа  белән  гаилә  коралар.  Балалар  устерәләр.  Лаеклы  ялга  чыкканчы,  колхозда  хезмәт  итә  Әмирҗан  ага.   Хәзерге  вакытта   улы  Раил  тәрбиясендә   Сабада  яши.

Труженики тыла
Опубликовано 26 December, 2018 - 09:25 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 26/12/2018 - 09:25):https://tatfrontu.ru/tt/person/nigmtzhanov-amirzhan-nigmtzhan-uly