Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > МУЗАФАРОВ РАХИМЗЯН ГАБДУЛЛАЗЯН УЛЫ

МУЗАФАРОВ РАХИМЗЯН ГАБДУЛЛАЗЯН УЛЫ

Район: 
Атнинский

Рәхимҗан  Габдуллаҗан  (Музафаров Рахимзян Габдуллазянович   ) улы 1924 елның  5 сентябрендә Әтнә районы Күәм  авылында  туган.      Рәхим  абый  1942  елның 26 августында 17 яшендә су гышка китә. Башта өч ай вакыт дәвамында  Мари  якларындагы  Суслонгерда  әзерлек  курслары үтә. Аннан соң  Волхов  фронтында  Ленинград  юнәлешендәге  сугышларда  катнаша. 1244  нче  укчы полкта  миномёт  наводчигы  булып  хезмәт  итә. 120 мм лы  миномётның 16 килограммлы снарядлары  5 километрга  кадәр  оча  торган  була.
    1943 елның  январенда  яралана  һәм  май   аенда демобилизацияләнә.
     Сугыштан  кайткач,  колхозда  төрле  эшләрдә  эшли: 14  ел  бригадир  була, 3 ел ат җигеп,  сөт  җыя, 3 ел  ындыр  табагында  ашлык  кабул  итә.  Авылдашларын һәм хезмәтне яраткангамы ул,  лаеклы ялга чыккач та 8 ел колхозда эшли.
Дәүләт бүләкләре: Медаль «40 лет Победы в Великой    Отечественной войне 1941-1945 гг. , Орден  Отечественной войны 2 степени» 11.03.1985 ел.
       Рәхим абый  -  авылыбыздагы  Бөек  Ватан сугышының хәзерге вакыттагы бердәнбер ветераны. Хәзерге  вакытта кияве  Наил,  кызы  Һавария  тәрбия-сендә  яши. Оныклары һәм оныкчыкларының яраткан бабасы  да ул. Мәктәп  укучылары  белән  бик теләп очрашуларда катнаша.Укучыларыбызга сугыш-та күргәннәрен күз яшьләре аша җиткерә.

 

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Опубликовано 16 January, 2017 - 23:00 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 17/01/2017 - 09:01):https://tatfrontu.ru/tt/person/muzafarov-rahimzyan-gabdullazyan-uly