Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > МӘТҖАНОВ ФАЗЫЛҖАН САБИР УЛЫ

МӘТҖАНОВ ФАЗЫЛҖАН САБИР УЛЫ

Район: 
Сабинский

Мәтҗанов Фазылҗан Сабир улы 1931 нче елның 10 нчы  октябрендә Саба районы Төбәк авылында туган.   Алар гаиләдә 2 бала булалар.Төбәк  башлангыч мәктәбендә  7 класс белем ала.

Сугыш еллары туры килү сәбәпле, Фазылҗан абый тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1949 нчы елны армия сафларына китә. Анда 3 ел xезмәт  итеп кайта. Армия сафларыннан кайткач, яңадан тракторчы һөнәрен үзләштерә башлый.Хатыны Тәскирә апа белән 5 бала үстерәләр. Аның күп кенә медальләре бар. 1966 нчы елның 23 нче июнендә “Кызыл Байрак”, 1973 нче елның 7 нче  декабрендә “Октябрь революциясе”, 1976 нчы  елның 23 нче  декабрендә “Ленин” орденнарына лаек була .  Фазылҗан абый 2006 нчы елда каты авырудан соң бакыйлыкка күчә.

Труженики тыла
Опубликовано 24 December, 2018 - 14:55 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 24/12/2018 - 14:55):https://tatfrontu.ru/tt/person/mtzhanov-fazylzhan-sabir-uly