Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > МӨХӘММӘТШИН ГАБДЕЛХАК МӨХӘММӘТ УЛЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

МӨХӘММӘТШИН ГАБДЕЛХАК МӨХӘММӘТ УЛЫ

Район: 
Алькеевский

Мөхәммәтшин Габделхак Мөхәммәт  улы 1922  елда Казан губернасының Спас өязе  Карамалы   авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда фронтка  алына. Новокузнецк шәһәрендәге Вильнюс пехота училищесына командирлар әзерләү курсларына укырга җибәрәләр.  Өч айдан сержант  Мухаметшин пулеметчик булып Калининск фронтына җибәрелә. 1943 елда Смоленск юнәлешенә 76-мм орудиягә наводчик итеп билгеләнә. 259 нчы гв. укчы полкының  65 дивизиясендә сержант булып хезмәт итә. 1943 елда авыр яраланып Дербент шәһәре госпиталенә җибәрелә. 1944 елның гыйнварында авылга кайта. 1944 елның февралендә Карамалы сигезьеллык мәктәбенә военрук булып эшкә урнаша.

“За боевые заслуги”, “За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.” медальләре белән бүләкләнгән.

1946-1951 елларда мәктәп директоры, 1951-1956 елларда иске Камка 7 еллык мәктәбендә завуч һәм директор, 1956-1961 – татар теле укытучысы, 1961-1975 – завуч, 1975-?  Карамалы 8 еллык мәктәбе директоры булып эшли. 28 ел башлангыч партия оешмасы сәркәтибе  һәм пропагандисты булып эшли.  Өлкә партия оешмасының Почет тактасына һәм Почет китабына кертелә. 1956 елда мәктәптә укыту, тәрбия эшләрен яхшы алып барган өчен Татар мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнелә. Шулай ук В.И.Ленинның 100 яшь тулу уңае белән юбилей медале белән бүләкләнелә. 1945 елдан КПСС члены.

47 ел укыту стажы.

 

2002  елда вафат.

(Иске Камка авыл советы материалы)

Фронтовиклар
Опубликовано 5 April, 2024 - 11:21 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 05/04/2024 - 11:21):https://tatfrontu.ru/tt/person/mohmmtshin-gabdelhak-mohmmt-uly