Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > МӨБӘРӘКҖАНОВА ДАНИЯ ГАРИФ КЫЗЫ

МӨБӘРӘКҖАНОВА ДАНИЯ ГАРИФ КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

Мөбәрәкҗанова  Дания  Гариф кызы  1931 елның  12  апрелендә   Арча  районы  Түбән  Курса  авылындатуа.Дания гади  колхозчы  гаиләсендә   туа.   Алар   гаиләдә  3 малай, бер кыз   үсәләр.  Балачагы   башка  балаларныкы  кебек  авыр  була.

 7  нче  сыйныфны  тәмамлагач,авылдагы  дуңгыз  фермасына  эшкә  китә.  Нинди  генә  эш  башкармый   Дания  апа.  Тракторда  да эшли, урман   кисәргә  дә  бара.  “Ашарга  җитмәүдән  бик  интектек. Урмандагы   төрле  агач  яфракларын ашап,  утын  әзерли  идек”-ди Дания  апа яшьле  күзләрен  сөртә-сөртә.

1952 елны  Чүрилегә  эшкә китә.  Ашханәдә   эшли.  Район  беткәч, интернатта  санитарка   булып  эшкә урнаша.  1956 елны  Өчиле   авылы  егетенә  кияүгә  чыга. 4  бала тәрбияләп  үстерәләр.  Балалар  үстергән  елларда 7 ел   фермада   эшли. Дания  апа   хәзерге  вакытта  балалары ярдәмен  тоеп,  Өчиле  авылында   гомер  итә.

Труженики тыла
Опубликовано 26 December, 2018 - 09:22 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 26/12/2018 - 09:22):https://tatfrontu.ru/tt/person/mobrkzhanova-daniya-garif-kyzy