Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > МӘГЪСҮМОВА (ФАХЕРЛИЕВА) ӘЛФИЯ ХАЙБРАХМАН КЫЗЫ

МӘГЪСҮМОВА (ФАХЕРЛИЕВА) ӘЛФИЯ ХАЙБРАХМАН КЫЗЫ

Район: 
Сармановский

Мәгъсүмова (Фахерлиева) Әлфия Хайбрахман кызы 1937 елның 5 маенда Мортамак авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1952 елда Алабуга китапханә техникумына укырга керә. 1955 елда техникумны тәмамлап, Сарман авылына, китапханәгә эшкә кайта һәм 37 ел (1955-1992) шунда эшли. Әлфия апаның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны язылган.
1964 елның октябреннән балалар бүлегенә китапханәче булып күчә. 1990 елдан балалар бүлегендә китапханә мөдире булып кала.
1992 елда лаеклы ялга чыга. Авылның хөрмәтле абыстае булып коръән ашлары алып бара.2013 елда Хаҗ сәфәрендә булып кайта.
2015 елның 9 сентябрендә мәрхүм.

Сугыш балалары
Опубликовано 22 June, 2020 - 09:06 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 22/06/2020 - 09:06):https://tatfrontu.ru/tt/person/mgsumova-faherlieva-lfiya-haybrahman-kyzy