Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЛАТЫЙПОВ ӘМИРҖАН ГОСМАН УЛЫ

ЛАТЫЙПОВ ӘМИРҖАН ГОСМАН УЛЫ

Район: 
Актанышский

1926 елның 17 апрелендә  Иске Кадермәт авылында туа, шунда тормыш итә.

1943 елның 6 нояберендә 17 яшь ярым чагында яуга чакырыла.

Кырым, Кавказ, Балтика буендагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 

Җиңү бәйрәмен Вильнюста каршылый. 1950 ел азагында авылына кайта.

"Батырлык өчен"  һәм юбилей медальләре,I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Хәрби дәрәҗә-өлкән сержант.

Механизатор булып эшли.

1986 елда лаеклы ялга чыга.

 ТР атказанган механизаторы, атказанган колхозчы исемнәренә лаек була. 

Хатыны Асия белән 3 бала үстерәләр.

 

Фронтовиклар
Сугышта катнашучылар
Опубликовано 31 July, 2019 - 08:41 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 25/10/2019 - 23:28):https://tatfrontu.ru/tt/person/latyypov-mirzhan-gosman-uly