Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > КӘШӘПОВА (МӨБӘРӘКШИНА) ЗӘЙНӘПБИКӘ МӨБӘРӘКША КЫЗЫ

КӘШӘПОВА (МӨБӘРӘКШИНА) ЗӘЙНӘПБИКӘ МӨБӘРӘКША КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

1925 елның 15 декабрендә Саба районы Шытсу авылында колхозчы гаиләсендә туа. 4 класс белем ала. Сугыш башланганын кунакка баргач ишеткән, сугыш вакытында урман кискән, юл салган, басуда эшләгән. Киндердән теккән күлмәк, чалбар, аякта чабата булган. Кычыткан ашы, алабута ипие ашаганнар. Гаиләдән сугышка абыйсын озаткан. Сугыш беткән дигәнне сеңлесенән ишеткән. Аннан соңгы тормышы Шытсуда үткән. Шулай ук урман кискән, юл салган, басуда эшләгән. Күпмедер вакыттан соң, Калатау авылы егете Кәшәпов Нургаянга кияүгә чыгып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Эшен колхозда дәвам итә. Хәзерге вакытта малае Фәнил һәм килене белән Йосыф - Алан авылында яши. Тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Труженики тыла
Опубликовано 17 August, 2017 - 18:48 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 17/08/2017 - 18:48):https://tatfrontu.ru/tt/person/kshpova-mobrkshina-zynpbik-mobrksha-kyzy