Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > КНЯЗЬКОВА АГАФЬЯ ИВАНОВНА

КНЯЗЬКОВА АГАФЬЯ ИВАНОВНА

Район: 
Сабинский

1918 елның 27нче мартында Кукмара районы Бөяр авылында гайләдә

бишенче бала булып туа. Бик яшьли колхозда эшли башлый, бригадир,

завхоз хезмәтен башкара. Сугыш башлану хәбәрен дә басуда ишетә.

1941нче елны кияүгә чыгып бер ир бала таба. 1942 елда ире Гавриилны

сугышка озата. 1943 елдны хәбәрсез югалган дигән хәбәр ала. Шуннан бирле

тол хатыннарның авыр язмышын үз җилкәсендә татый. 1942 елда Иштуганда

вагон төяүдә эшли, Лесхозда төпләнеп яши башлый. Гомер буе урман кисә,

пенсиягә дә шуннан чыга. Хезмәтен югары бәяләп “Хезмәт ветераны”,

фидакарь хезмәте өчен Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.

2012нче елның 3нче мартында 94 яшендә вафат була, Лесхоз бистәсе

иске зиратында җирләнә.

 

Труженики тыла
Опубликовано 26 December, 2018 - 11:14 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 26/12/2018 - 11:14):https://tatfrontu.ru/tt/person/knyazkova-agafya-ivanovna