Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > КАСЫЙМОВА ӘМИНӘ РАМАЗАН КЫЗЫ

КАСЫЙМОВА ӘМИНӘ РАМАЗАН КЫЗЫ

Район: 
Агрызский

            1929 елның 22 апрелендә  Иж-Бәйки авылында туа. Бик кечкенә чагында әнисе аны И-Бубыйга алып кайта. Сугыш башланганда, Әминә 4 класс тәмамлаган була. Кияүгә чыкканчы ул әнисенең фамилиясендә  Тукаева булып йөри. 

            7 нче классны тәмамлагач, аңа 1 ел колхозда эшләргә туры килә. Соңыннан, яңадан  мәктәпкә кереп, 8 классны тәмамлый һәм авылдагы  Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның балаларын тернәкләндерү үзәгенә эшкә урнаша.  Бер еллап санитарка булып эшли, аннан - пешекче ярдәмчесе. Үзәк балалар санаториесе статусын алгач, 1958 елда Казанда укып пешекче таныклыгын алып кайткан Әминә апа  1990 елга кадәр шунда өлкән пешекче булып эшли. 1984 елны пенсия яшен тутырып китәргә җыенса да,  республика күләмендәге беренче номерлы Әгерҗе балалар туберкулез санаториесенең җитәкчесе В. И. Сергачев аны эштә калырга сорый, аңа яңадан 6 ел эшләргә туры килә.

            1968 елның 24 мартында Касыймов Шайхуллага кияүгә чыга. Бер ул, бер кыз үстерәләр. 

            Күп кенә “Мактау”  һәм “Рәхмәт хат”лары белән бүләкләнгән. В.И. Ленинның 100 еллыгына Әгерҗе районы  “Мактау китабы”на кертелгән.

            2020 елны үлә.

Сугыш балалары
Опубликовано 27 April, 2020 - 21:19 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 27/04/2020 - 21:22):https://tatfrontu.ru/tt/person/kasyymova-min-ramazan-kyzy