Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ИСМӘГЫЙЛЕВ ГАББАС ИСМӘГЫЙЛЬ УЛЫ

ИСМӘГЫЙЛЕВ ГАББАС ИСМӘГЫЙЛЬ УЛЫ

Район: 
Алькеевский

 

1924 елда Нурлат  районының Колбай Мораса авылында туа.

1942 елның гыйнварендә  армия сафларына китэ. Ул болай дип искә ала:

-Винтовкам җирдән сөйрәлә иде. Чик буена илтеп куйдылар. Кайнар сызыктан без дүрт километрда гына. Илле градус суыклар. Көн аралаш постта. Постта булмаган көнне окоп казыйбыз.

1943 елның июнендә Япония ягыннан йөздән артык кеше чикне бозып, бәреп керде. Бу бәрелеш көчләрнең ничек булуын сынау гына булган икән әле.

Габбаска японнар белән төп бәрелешләрдә  дә катнашырга туры килә.  Сугышларның берсендә ул контузия ала.

Габбас Исмәгыйлев   медаль белән бүләкләнгән.

1948 елда демобилизацияләнеп, авылына кайта.

Габбас  Исмәгыйлевич югары белемле педагог, озак еллар мәктәп директоры булып эшләнде.

 

                                                              “Ватан өчен!”китабыннан, 2005 ел.

 

Фронтовиклар
Опубликовано 3 October, 2017 - 11:33 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 07/10/2017 - 16:43):https://tatfrontu.ru/tt/person/ismgyylev-gabbas-ismgyyl-uly