Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ИСЛАМОВ МИРСӘЛИМ ГЫЙМАЗ УЛЫ

ИСЛАМОВ МИРСӘЛИМ ГЫЙМАЗ УЛЫ

Район: 
Актанышский

1926 елның 25 апрелендә Актаныш авылында туа. 1943 елның 4 ноябрендә сугышка китә. 1 нче Украина фронтында, 133 нче гвардия миномет полкы составында сугыша. Җиңү көнен Германия белән Чехословакия арасындагы Карпат Тауларында каршы ала. Туган якка 1946 елда кайта.

Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.

Кайткач авыл Советы башкарма комитеты рәисе, госстрах башлыгы, райпода сәүдә бүлеге мөдире, райфо мөдире, "Южорланнефть" НГДУда инженер-икътисадчы, 746 нчы ПМК башлыгы урынбасары, саклык кассасы мөдире, авыл хуҗалыгы идарәсенең әйдәүче юрисконсульты хезмәтләрен башкара. Күп мактау кәгазъләре белән бүләкләнә.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 10 January, 2019 - 15:16 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 25/10/2019 - 23:57):https://tatfrontu.ru/tt/person/islamov-mirslim-gyymaz-uly