Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ИМАМИЕВА ДИЛӘРӘ СӘЕТ КЫЗЫ .

ИМАМИЕВА ДИЛӘРӘ СӘЕТ КЫЗЫ .

Район: 
Сабинский

Туган көне, ае, елы: 23.09. 1940.Туган урыны: Казан шәһәре Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы. Имамиева Диләрә Сәет кызы 1940 елның 23

сентябрендә Казан шәһәрендә туа. Әтисе Сәет 1941 елны сугышка киткән. - Миңа әтине күрергә насыйп булмады. Әти сугыштан кайта алмады, һәлак булды. - дип искә ала

Диләрә апа. Әтиләре үлгән хәбәр килгәч, гаиләләре белән Саба районы Югары Шытсу авылына кайтып урнашалар. Башлангыч классны Югары Шытсу мәктәбендә укый,

аннан 7 еллык Түбән Шытсу мәктәбен тәмамлый. 8-10 классларны Икшермә урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Олы Нырты мәктәбенә башлангыч класс

укытучысы итеп билгеләнә. Лаеклы ялга чыкканчы Диләрә апа Завод-Нырты мәктәбендә

эшли. Тормыш иптәше Ямбәк белән өч ул үстерәләр.

 

Сугыш балалары
Опубликовано 27 December, 2018 - 08:37 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 27/12/2018 - 08:37):https://tatfrontu.ru/tt/person/imamieva-dilr-set-kyzy