Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ИДРИСОВА ГИЛЬМИНУР ХӨСНУЛЛА КЫЗЫ

ИДРИСОВА ГИЛЬМИНУР ХӨСНУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

Туган көне, ае, елы: 20.08 1945

Туган урыны: Саба районы Түбән Шытсу авылы..Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.

Идрисова Гильминур Хөснулла кызы 1945 елның 20 августында Саба районы Түбән.Шытсу авылында туа..Әтисе Галимуллин Хөснулла Галимулла улы 1911 елның 24 январында Саба районы

Түбән Шытсу авылында туган..1941 елда сугышка китә.1943 елның июлендә яраланып туган авылына әйләнеп.кайта. Тәнендә,җилкәләрендә ядрә кыйпычыклары калган була, шулар гомер буе сызлап.интектерәләр. Колхозда төрле эштә эшли. 1974 елның 19 январында вафат була.

Гильминур апа гаиләдә алты бала үсәләр хәзерге вакытта барсы да исән-саулар. 4

туганы сугыш вакытында, 2 се сугыш беткәч үлә.

Гильминур апа озак еллар Завод Нырты мәктәбендә повар булып эшләп, лаеклы елга

чыга.Марс абый белән ике бала үстерәләр.

 

 

Сугыш балалары
Опубликовано 27 December, 2018 - 08:38 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 27/12/2018 - 08:38):https://tatfrontu.ru/tt/person/idrisova-gilminur-hosnulla-kyzy