Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ИДИЯТУЛЛИНА РӘШИДӘ РӘХИМ КЫЗЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

ИДИЯТУЛЛИНА РӘШИДӘ РӘХИМ КЫЗЫ

Район: 
Апастовский

Идиятуллина Рәшидә Рәхим кызы 1929 нче елның 18 августында Татарстан, Апас районы, Аюкудергән  авылында туган. 1937 нче елны туган авылында мәктәпкә укырга керә  4 класс белем алып чыга.1946 нче елдан – 1979 елга кадәр Багыш авылында “Вахитов” колхозында колхозчы булып әшли төрле эшләр башкара.1955 нче елда тормышка чыга, тормыш иптәше Шәрифҗан абый белән 5 бала,1 кыз, 4 ир-егетләр тәрбияләп олы тормыш юлына озаталар. Хэзер вакытта 2 баласы сау сәләмәт.Тыл һәм хезмәт ветераны Рәшидә апа хэзерге вакытта үзе генә  яши. Кызы Розалия көненә бер – ике тапкыр аның янына килеп киттә. Күгебез һәрвакыт аяз, кояшыбыз якты, күңелебез тыныч, илебез имин булсын иде дип теләде.

- Бүгенге көндә тормышымнан зарланмыйм. Балаларыма, оныкларыма ихлас күңелдән рәхмәтле, бик тәрбиялиләр. Теләгем бер генә: сугышлар булмасын, барыбызга да иминлектә яшәргә язсын.

Труженики тыла
Опубликовано 11 June, 2021 - 15:21 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 11/06/2021 - 15:21):https://tatfrontu.ru/tt/person/idiyatullina-rshid-rhim-kyzy