ИБРАҺИМОВА МИҢЛЕХАҖИРӘ СӘХВАТША КЫЗЫ

Миңлехаҗирә апа Татарстан автономияле республикасы Әлки районы Югары Әлморза авылында 1932 елның 20 нче февралендә туа. Әтисе Сәхвәтша белән әнисе Мәйсуфа апа 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
Бөек Ватан сугышы башланганда Миңлехаҗирә апага нибары 9 яшь кенә була. Шуңа карамастан урманнан утынга дип чикләвек агачын сындырып ташыган. Авылда ир-егетләр калмаганлыктан, авыр хезмәт хатын-кызлар җилкәсенә күчә. Миңлехаҗирә апа кырда тракторда эшли. Эш күп булганга эшчеләрне өйләренә кайтармыйча да эшләткәннәр. Кырда ат, үгез җигеп эшләргә дә туры килгән. Черек бәрәнге, кычыткан, ат колагы, зәрдә җыеп ашаган. Аякка чабата киеп йөргәннәр. Олы абыйсы Нурәхмәтне сугышка алалар. Сугыш беткәч ул туган ягына әйләнеп кайта.
Миңлехаҗирә апа 20 яшендә авыл егете Ибраһимов Рәхим белән тормыш корып җибәрә. Рәхим абый трактарист булып эшли. Еллар үза тора, 6 баласы дөньяга килә. Барысы да ир-егетләр: Сөләйман, Рәшит, Насыйх, Рафаэль, Рамиль, Салих. Тормыш иптәше Рәхим абыйның гомере кыска була. 6 баланы Миңлехаҗирә апа берүзе тәрбияли.
Хәзерге вакытта Миңлехаҗирә апа туган авылында кече улы Рафаэль белән бергә яши.
(Материалы предоставлены Юхмачинским сельским поселением)
#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон