Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ӘХСАНОВА СӘКИНӘ ГЫЙЛФАН КЫЗЫ

ӘХСАНОВА СӘКИНӘ ГЫЙЛФАН КЫЗЫ

Район: 
Апастовский

Апас районы Урта Балтай авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланып киткәндә 12 яшь була аңа. Тыл хезмәтенең бөтен   авырлыкларын күрергә туры килә. Кырдагы урып-җыю эшләре, ындыр табагында, тавык фермасында да хезмәт куя. Шулай да хәтергә иң уелып калганы – Пермь өлкәсендэ, Молотов урманнарында урман кисү.7 ай буе, көч җитмәслек авыр хезмәттә булган Сәкинэ апа. Cугыш инвалиды Галириза Һидият улы белән 1960 елда тормыш корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Риза абый 1994 елда вафат була."1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Буген ул тормышына бик канәгать булып, кызы һәм кияве янында, кадер-хөрмәттә яши.

Труженики тыла
Опубликовано 22 April, 2021 - 15:45 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 29/04/2021 - 16:31):https://tatfrontu.ru/tt/person/hsanova-skin-gyylfan-kyzy