Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ХӨСӘЕНОВ ӘХМӘДИША ХӨСӘЕН УЛЫ

ХӨСӘЕНОВ ӘХМӘДИША ХӨСӘЕН УЛЫ

Район: 
Сармановский

Сугыш ветераны Хөсәенов Әхмәдиша Хөсәен улы 1896 елның 29 ноябрендә хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Ул ике сугыш ветераны Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Бөек Җиңүгә үз өлешен кертә. 1942 елның 15 январенда Сарман район хәрби комиссариат тарафынан сугышка алына. Ленинград блокадасын саклауда катнаша. Сул кулы яралана. 1945 елны туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Колхозда төзүчеләр бригадасында балта остасы булып эшли. Ил алдындагы бурычын намуслы үтәгәне өчен ул күп медальләр белән бүләкләнә. 1979 елның 20 декабрендә вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнә.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 30 December, 2020 - 11:48 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 30/12/2020 - 11:48):https://tatfrontu.ru/tt/person/hosenov-hmdisha-hosen-uly