Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ХӘМИДУЛЛИНА ГӨЛСЕМ ХӘМИДУЛЛА КЫЗЫ

ХӘМИДУЛЛИНА ГӨЛСЕМ ХӘМИДУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Сармановский

Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәмидуллина Гөлсем Хәмидулла кызы, 1915 ( 1919) елда Сарман районы Урта Кәшер авылында туган. 1942 нче елда районнан 22 кыз фронтка китәләр.Кыска вакытлы хәзерлек курслары үткәч ул, кече сержант булып, зенитчылар отделениесендә хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, “Сугышчан казанышлары өчен ” һәм Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1944 нче елны сугыштан яраланып кайта һәм сугышка киткәнче башлаган эшен дәвам итә, ягъни мәктәптә укыту эшенә керешә. Ләке, Күтәмәле, Иске Кәшер, Салкын Алан авыллары мәктәпләрендә рус теле фәнен укыта. Салкын Аланда детдомда директор вазыйфасын башкара. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Таза Чишмә авылында һәм Җәлил бистәсендә яши. 1995 нче елның 26 декабрендә вафат була, Җәлил бистәсендә җирләнгән.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 8 May, 2020 - 20:55 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 08/05/2020 - 20:55):https://tatfrontu.ru/tt/person/hmidullina-golsem-hmidulla-kyzy-0