Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ӘХМӘДУЛЛИН МОТЫЙК ӘХМӘТҖАН УЛЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

ӘХМӘДУЛЛИН МОТЫЙК ӘХМӘТҖАН УЛЫ

Район: 
Альметьевский

ӘХМӘДУЛЛИН Мотыйк Әхмәтҗан улы (1910, хәзерге Әлмәт районы Урсалабаш авылы - 18.12.1974, Әлмәт шәһәре), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1944). 1932-34 елларда Кызыл Армиядә. 1942 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, сержант, сапёрлар отделениесе командиры (46 нчы армиянең 51 нче инженер-сапёр бригадасы). Карелия, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче һәм 2 нче Украина фронтлары составында Карелия муентыгындагы бәрелешләрдә, Украинаны, Молдавияне, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 нең 4-5 декабрендә Эрчи шәһәре тирәсендә (Будапешт янында) Дунай елгасын кичкәндә һәм сул ярда плацдарм булдыру өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. 1946 дан Әлмәт шәһәрендә яши. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.

Герои Советского Союза
Опубликовано 12 January, 2015 - 22:49 пользователем admin

Source URL (modified on 28/10/2019 - 01:13):https://tatfrontu.ru/tt/person/hmdullin-motyyk-hmtzhan-uly