Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ХАЛИУЛЛИНА САНИЯ ХАФИЗУЛЛА КЫЗЫ

ХАЛИУЛЛИНА САНИЯ ХАФИЗУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

Халиуллина Сания Хафизулла кызы 1921 нче елның  24 нче апрелендә Саба районы Түбән Саурыш авылында дөньяга  килә. Түбән Саурыш  авылында башлангыч  белем ала. Әтисе Хафизулла оста тегүче була, төрле авылларга йөреп тегү тегә.

Сания  Халиуллина Бөек Ватан сугышы елларында иптәшләре белән  урман кисә. “Бик авыр хезмәт иде, бетләдек, ачлыктан интектек”, - дип сөйли торган була.  

 Ачлыкка түзә  алмыйча, урман кисүдән качалар. Озак та үтми , аларны  кулга  алалар. Шушы елларда барлык авыр хезмәтләрдә  дә катнашырга туры килә  Сания апага.  “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен”, -дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр. 

         Сугыштан соңгы елларда Түбән Саурыш авылы кибетендә эшли, урта белеме булмаса да, исәп-хисапка оста һәм төгәл була. Хат ташучы, сөт җыючы хезмәтләрен башкара.

         Сания апа 1972 нче елдан  Олы Кибәче  авылында яши. 1999 нчы елның 8  нче апрелендә вафат була. Олы Кибәче авылында җирләнгән. 

 

 

 

Труженики тыла
Опубликовано 24 December, 2018 - 15:06 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 24/12/2018 - 15:06):https://tatfrontu.ru/tt/person/haliullina-saniya-hafizulla-kyzy