Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ОРКЫЯ КАМАЛЕТДИН КЫЗЫ

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ОРКЫЯ КАМАЛЕТДИН КЫЗЫ

Район: 
Сармановский

Гыйззәтуллина Оркыя Камалетдин кызы 1914 елда Иске Минзәләбаш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Әтисе акларга каршы сугышта вафат була, озакламый әнисе дә үлә. Биш бала ятим калалар. 8 яшендә укырга керә. 7 классны тәмамлагач, читтән торып укытучылар хәзерләү курсларында укый. 1946 елда Кәүҗияк мәктәбендә укыта башлый. Хезмәт  стажы 30 ел. Тырыш хезмәте өчен күп мактау кәгазьләре, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Нурмөхәммәт белән 2 кыз, 2 малай үстерәләр.

Труженики тыла
Опубликовано 5 August, 2015 - 09:18 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 05/08/2015 - 09:18):https://tatfrontu.ru/tt/person/gyyzztullina-orkyya-kamaletdin-kyzy