Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГЫЙЛФАНОВ ЗАКИР ГЫЙЛФАН

ГЫЙЛФАНОВ ЗАКИР ГЫЙЛФАН

Район: 
Сабинский

Тыл ветераны Гыйлфанов Закир Гыйлфан улы  1927  нче  елның      26 нче  августында

Саба районы  Иске Икшермәавылында туган“Сугыш башланган вакытта миңа 14 яшь була. Мин 7 сыйныф бетергән бала идем.

Сугыш вакытында яшәргә авыр иде. Безне  тик тотмадылар, МТСта колхозда эшлэдем, ат белэн жир сөрдем, чэчудә һэм башка эшләрдә эшләдем. Эш очен хезмэт көне белэн туләделәр, күпмедер икмэк бирделәр.

Сугыш беткән дигән хәбәрне ишеткәч бик сөендек. Аннан соң мине армия сафларына алдылар.  Кайткач колхозда кая кушсалар шунда эшләдем, кино куйдым, шоферлыкка укып таныклык алганнан соң шофер булып эшләдем.

Тормыш авыр булса да тырышып эшләдек. Гаиләләр кордык. Без Юфарбикэ белэн өйләнешеп      5 бала үстердек. Хәзер 2 улым Украинада, анын берсе пенсиядә, 2 кызыбыз Ижау шәһәрендә һәм 1 кызыбыз Казанда. Алар барысы да тормышта.

Хэзерге көндә мин хатыным белән Саба районы Иске Икшермә авылында яшим,”-дип сөйләде Закир абый.

Труженики тыла
Опубликовано 7 August, 2018 - 08:27 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 07/08/2018 - 08:27):https://tatfrontu.ru/tt/person/gyylfanov-zakir-gyylfan