ГУБАЙДУЛЛИНА НАИЛЯ МИННИХАНОВНА
СУГЫШ ЕЛЛАРЫНДА УКЫТУЧЫ ХЕЗМӘТЕ
Мингалиева Венера Рашитовна, Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районынын муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе».
Сугыш, сугыш.Ул көннәрдән бирле 80 ел вакыт үтсә дә йөрәкләр hаман да әрни. Күпме кеше гомере өзелгән, күпме бала ятим калган. Язмам тыл ветераны,үзенен гомерен авыр сулыш еллрында балалар тәрбияләүгә багышлаган Наилә апа Гөбәйдуллина турында. Гөбәйдуллина Наилә Миннихан кызы 1923 нче елнын 23 мартында күп балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә 1940-1941нче елларда 9 нчы классны тәмамлап, 10 нчы класска күчә. Алар белән бергә күрше Камай, Псәй, Әтәс авыларыннан укучылар укыйлар. 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсен Наилә Миннехановна бик яхшы хәтерли.
“Без әти белән Кама буена балыкка киттек. Үч иткәндәй уха пешерерлек тә балык эләкмәде. Кайтырга чыктык. Урманны чыкканда бер бабай очрап, “Сугыш башланды”, - дигән куркыныч хәбәр әйтте. Ыгы-зыгы башланды. Әтиләр,абыйлар сугышка китте.
Поселокта хатын-кызлар, яшүсмерләр, бала-чагалар, карт-корылар гына калды.
Без җәй буе колхоз эшенә йөрдек. Көз җитте,мәктәптә укулар башланды. Ике 10 нчы класстан бары тик 7 укучы укырга килде. 6 кыз, 1 егет. Калганнары фронтка киткән, я эшкә урнашканнар иде.
Бер көнне Наилә апа да өйдәгеләренә белгертмичә, военкоматка бара.Үзен сугышка җибәрүләрен сорый. Военком безнең күрше абый Вәли Зиннурович аркамнан сөеп: ”Юк, син безгә монда бик кирәк, тырышып укы, кызым”- диде.
1942 нче елны 10 нчы классны тәмалаганлыка таныклык ала Наилә Миннехановна. Ул укытучы hөнәре алу өчен Алабуга педагогия училищесына китә. Анда читтән торып укый. Аны яхшы билгеләренә тәмамлап,математика, физика фәннәре буенча белгечлек таныклыгы ала. Безне Казаннан килгән укытучылар укытты дип искә ала узенең язмаларында Наилә апа. Алар кыска гына вакыт эчендә безгә тирән белем бирделәр.
1942 нче елның 20 нче августында үзе укыган мәктәпкә укытучы булып эшкә билгеләнә. Ул вакытта аңа нибары 19 яшь була. 1942 нче елдан 1978 нче елга кадәр үз мәктәбендә физика, математика укытучысы булып эшли ул. Хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны язылган: эшкә hәм лаеклы ялга озатылды дип. Ул үзенең бөтен көчен балаларга белем бирүгә багышлый. Кырыс, таләпчән шул ук вакытта мәрхәмәтле, ярдәмчел укытучы иде диләр Наилә апа турында ул укыткан укучылар.
Сугыш елларында укыткан авыр чаклар бер дә онытылмый. Ач-ялангач балаларны салкын мәктәпләрдә укыту бер дә җиңел булмый укытучыларга, әлбәттә. Уку-укыту әсбаплары җитми. Аларны кайдандыр табарга тырышалар укытучылар.
Сугыш вакытында укучыларга 50 грамм ипи бирәләр иде. Балалар ул ипине мәктәптә ашамыйча өйләренә алып кайталар, чөнки өйдә аларны кечкенә 247 энеләре-сеңелләре көтә иде. Ачлы – туклы йөрсәләр дә укуларын ташламыйлар алар. Мәктәп бакчасына бәрәңге утырта идек дип яза истәлекләрендә ветеран укытучы, hәр класска участок бүленеп бирәлә. Бөтен эш кул көче белән, укучы балалар белән эшләнде.
Авыр елларда тырыш хезмәте өчен күп мәртәбәләр Мактау грамоталары белән бүләкләнә, медальләргә лаек була ул. Наилә Миннехановна - халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны.
Урман кисүдә, торф чыгаруда катнашырга туры килә аңа. Юан – юан наратларны кисеп аударып, ботакларыннан чистартып өеп куя идек. Аннан яр буена ташып, баржаларга төядек. Мәктәп өчен утынны да без балалар белән үзебез әзерли идек. Колхоз эшләре бетмичә мәктәптә укулар башланмады. Икешәр смена эшләргә туры килә иде җәй көннәрендә. Нинди генә авыр шартларда эшләмиләр алар, ләкин сынатмыйлар. Җиңү көнен якынайтырга узләренең өлешләрен кертәләр, булышалар.
Менә шундый тырыш, уңган якташларыбыз булу белән без бик горурланабыз. Наилә апа безнең арабызда юк инде. Ләкин ул язып калдырган истәлекләрне, шигырьләрне кызы Әлфия бик кадерләп саклап тота. Әлфия үзе дә балалар бакчасында 36 ел эшләп, хәзер лаеклы ялда.
Наилә апаның эшен аның оныгы Лилия дәвам итә. Ул Мәскәү янындагы Мытище шәhәрендә рус теле укыта. 1995 елда мәктәбебез үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бик күп кунаклар чакырылды. Алар арасында Наилә апа да бар иде. Бәйрәмгә ул үзе язган шигырьләрен алып килгән иде. Бу шигырь юллары Наилә Миннехановнаның истәлекләреннән алынды.
Килдем бүген мәктәбемә
Бик күп еллар узса да
Яшьлегемә кайттым әле
Азга гына булса да.
Сине мәктәп, мәктәбем
Сагынам бит сөямен.
Сулышыңны тоеп яши
Минем сизер йөрәгем.
Мәктәпкәем, канап бирдең.
Бар оч, диеп галәмгә.
Рәхмәт сезгә мөгалимнәр
Төпле белем биргәнгә
Ачы тормыш татысак та
Күзләрдә очкын булды
Шундый чорда яшәсәк тә
Күңелебез көр булды.
Сугыш һәм ачлык елллары
Тетрәндерде йөрәкне
Ярату дигән олы хисне
Син татырга өйрәттең.
Бер күлмәкне төшкә хәтле
Апаем кия иде
Ә төштән соң ул күлмәкне
Миңа кидерә иде
Мин шундый кызык чорда
Яшәргә туры килде
Әгәр син дә күн итек булса
Миндә чабата иде.