ГӘРӘЕВ МОТЫГУЛЛА ГӘРӘЙ УЛЫ
Район:
Алькеевский

Гәрәев Мотыгулла Гәрәй улы 1916 елда Казан губернасының Спас өязе (хәзерге ТР Әлки районы) Чиябаш авылында туа. 1942 елның гыйнварына кадәр Монголиядә ефрейтор булып хезмәт итә. 1942 елның мартында аны Украин фронтына җибәрәләр. Яраланган, Липецк шәһәрендә дәваланган . Аннары Смоленск янындагы сугышка җибәрелә һәм снайперлар командасында сугыша. 1945 елда өйгә кайта 2009 елда вафат.