Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГОБӘЙДУЛЛИН ӘХӘТ ШӘРИФУЛЛА УЛЫ

ГОБӘЙДУЛЛИН ӘХӘТ ШӘРИФУЛЛА УЛЫ

Район: 
Лениногорский

Гобәйдуллин Әхәт Шәрифулла улы (2.11.1919, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Тимәш авылы - 1.2.1993, Әлмәт шәһәре), нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (1959). 

Тәрҗемәи хәле
1938-41 елларда Воскресенск химия комбинатында (Мәскәү өлкәсе) слесарь, 1946-61 дә «Татнефтегазразведка» трестында бораулаучы ярдәмчесе, бораулау мастеры, 1961-72 дә «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә скважиналарны капиталь ремонтлау цехы мастеры, 1972-73 тә «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Минзәлә бораулау эшләре идарәсендә өлкән мастер, 1973-77 дә Әлмәт бораулау эшләре идарәсе башлыгы. Герой исеме нефть һәм газ сәнәгате үсешендә ирешкән зур уңышлары өчен бирелә. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Социалистик Хезмәт Геройлары
Фронтовиклар
Опубликовано 31 March, 2016 - 23:18 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 31/03/2016 - 23:19):https://tatfrontu.ru/tt/person/gobydullin-ht-shrifulla-uly