Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАЙНЕТДИНОВ ГАБДУЛЛА ГАЙНЕТДИНОВИЧ

ГАЙНЕТДИНОВ ГАБДУЛЛА ГАЙНЕТДИНОВИЧ

Район: 
Актанышский

1919 елның 14 маенда Апач авылында туа, Кировта яши. 

1939 елда ил алдындагы бурычын үтәргә чакырыла, 2 ел тулганда, сугышка кереп китә.

Польша башакаласы Варшаваны алуда катнаша.

1946 елда Киров исемендәге совхозга кайта. Җиңү бәйрәмен Берлин янында каршылый.

"Варшаваны азат иткән өчен" , "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре, III  дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Хәрби дәрәҗәсе-лейтенант.

Терлекчелек буенча бригадир булып эшли.

1979 елда майсызландырылган коры сөт заводыннан лаеклы ялга чыга.

"Аеруча хезмәт курсәткән өчен" медаленә лаек була.

Хатыны Фәүзия белән 3 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр.

Үлгән көне- 12.05.2014 ел.

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Сугышта катнашучылар
Опубликовано 27 August, 2019 - 11:14 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 06/02/2020 - 09:04):https://tatfrontu.ru/tt/person/gaynetdinov-gabdulla-gaynetdinovich