Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАЯЗОВА МАҺРУЗА ХӘБИБУЛЛА КЫЗЫ

ГАЯЗОВА МАҺРУЗА ХӘБИБУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Апастовский

1932 нче елның 2 нче гыйнварында Апас районы Түбән Барыш авылында 10 балалы гаиләдә туа. Түбән Барыш мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт иткән, фермада терлекләр караган, бригадада кыр  эшләрендә эшләгән, сонрак урман кисү эшенә киткән.

“Елның нинди вакыты булуына карамастан, көне-төне Молотов, Чарнуш урманнарында агач кисүләр , язын чит авыллардан җәяуләп симәнә-ашлык ташулар, ачлы-туклы килеш колхоз эшендә бил бөгүләр – барысы да үтте минем баштан. Ашарга ризык җитмәде, черек бәрәңге ашаган чаклар да күп булды. Яз көне ашарга яраклы бөтен үлән безнең өчен ризык иде. Арыш-бодайның һәр бөртеге кадерле иде. Колхоз үстергән ашлыкның күп өлеше фронтка озатылды”, - дип искә төшерә ветеран яшь чакларын. Түбән Барыш авылы егете Гаязов Әнвәр белән тормыш корып, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында хезмәт иткән Маһруза апа бүгенге көндә туган авылында, балалары тәрбиясендә яши.

Труженики тыла
Опубликовано 9 June, 2021 - 10:49 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 09/06/2021 - 10:49):https://tatfrontu.ru/tt/person/gayazova-mahruza-hbibulla-kyzy