Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАРИФУЛЛИН ЗИЯФӘТ ШӘФЫЙК УЛЫ

ГАРИФУЛЛИН ЗИЯФӘТ ШӘФЫЙК УЛЫ

Район: 
Камско-Устьинский

Бәрлегуҗа авылында туа. 1943 елның 23 июнендә сугышка китә. Сугышта связной була. Пехотада хезмәт итә. Карпат тауларына беренче барып җиткәнгә Прикарпатский полк дип аталган полкта була. 1 Украина фронтында, Киевны, Житомирны алуда катнаша. 1944 елның 12 ноябрендә яраланып 3 ай госпитальда ята. Чехословакияне азат иткәндә яңадан фронтка килә. Җиңүне Чехословакиядә каршылый.  Ул танк полкларында, 271нче укчы дивизиясе, 865нче Прикапатский полкында хезмәт итә. Сугыш беткәч 3 ел армиядә хезмәт итә. 1948 елда гына туган авылына кайта.  Медальләре: "За победу над Германией в ВОВ 1941-1945 гг", "50 лет Вооруженных сил СССР", "За отвагу", "25 лет ВОВ".

Фронтовиклар
Опубликовано 26 January, 2016 - 09:57 пользователем Гафиатуллина

Source URL (modified on 26/10/2019 - 00:21):https://tatfrontu.ru/tt/person/garifullin-ziyaft-shfyyk-uly