Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАЛИУЛЛИН ШАРИФ АЮПОВИЧ

ГАЛИУЛЛИН ШАРИФ АЮПОВИЧ

Район: 
Камско-Устьинский

Гәлиуллин Шәриф Әюп улы 1930 нчы елның 3 июнендә туа. 5 класс белемле. Армия сафларында чик буе гаскәрләрендә, 1950нче елдан 1954 нче елга кадәр хезмәт итә, кайткач, колхозда 20  елга якын склад мөдире булып эшли. 1957 нче елда өйләнә. 3 бала үстерәләр. Сугыш еллары, авылдагы хезмәт турында түбәндәгеләрне искә ала:

11-12 яшьтән эшкә мәҗбүри иде. Чәчүне атлар белән чәчә идек, игенне урак белән урдылар: яше- карты уракта булды.Һәр кешегә көн саен 25+-30 сутый җир бүленеп бирелә иде. Һәр хатынга 300әр көлтә тиде. Өйгә атнага 1-2 генә тапкыр кайтардылар. Ашлык сугу кышка кадәр сузыла иде. Сугышка яхшы атларны алып бетергәнгә, кыр эшләрен үгезләр белән башкарырга туры килде. Ашарга кычыткан,үлән, агач бөреләре белән тукланган чаклар күбрәк иде.

Ветераннар истәлекләре
Труженики тыла
Опубликовано 18 April, 2022 - 15:27 пользователем Гафиатуллина

Source URL (modified on 18/04/2022 - 15:27):https://tatfrontu.ru/tt/person/galiullin-sharif-ayupovich