Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАЛИЕВ ЙОСЫФБИК ХАТЫЙП УЛЫ

ГАЛИЕВ ЙОСЫФБИК ХАТЫЙП УЛЫ

Район: 
Спасский

 

 (1924-1980)

  Авыл  хуҗалыгы  хезмәтен  оештыручы. Бөек  Ватан  сугышы  ветераны. 1932-36 елларда  Көек  башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Әҗмәр  7  еллык мәктәбендә  укуын  дәвам  итә. 1942  елдан  башлап  Кызыл  Армиядә. Ста-линград , 2 нче Украин, Ленинград  фронтларында  сугыша. Гвардия  ефрей-торы, Кызыл  Байраклы 6 нчы гвардия  дивизиясенең  2 аерым    саперлар  батальонының  сапер- разведчигы.

   1945 елның 25 мартында  Жемляри  исемле  авыл  янындагы  сугышта Гран  елгасының  сул  як  ярында  безнең  гаскәрләр  узуын  булдырыр  өчен  мина лар  кырын  зарарсызландырып  үтү  юлын  ясый.

  29 март аенда  Нитра  елгасын  кичкән  вакытта  көймәдә 2  укчылар  полкын  чыгарып  елганың  сул  ярында  уңайлы  плацдарм  ясауга  булыша. Югары Башкомандующий  Ставкасының  күп  санлы  рәхмәтләренә  һәм бүләкләренә  лаек.2-3 Дәрәҗәдәге Дан  Ордены  белән  бүләкләнелгән(1944е.,1945е.) 1943  елны  Кызыл  Йолдыз  ордены,” Батырлык  өчен ” (1944е.)медале  белән  бүләкләнелгән.

  1949-53  елларда  Буденный  исемендәге  колхозның  партия  оешмасы  сек ретаре. 1953-59 елларда  Буденный  исемендәге  колхозның  рәисе. 1959-65 елларда  “ Маяк ” колхозының  бригадиры.1965-70 елларда  авыл  китапханә -се, авыл  клубы  мөдире. Казан  шәһәрендә  җирләнелгән.

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Опубликовано 13 April, 2015 - 19:33 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 17/03/2016 - 08:34):https://tatfrontu.ru/tt/person/galiev-yosyfbik-hatyyp-uly