Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАБДРАХМАНОВА СӨЕМБИКӘ МӘГСҮМ КЫЗЫ

ГАБДРАХМАНОВА СӨЕМБИКӘ МӘГСҮМ КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

1918 елның 22 декабрендә Саба районы Сауш авылында туа. Алты балалы

гаиләдә Сөембикә Мәгсүм кызы икенче бала булып туа. 1939 елның 10

октябреннән Килдебәк мәктәбендә укыта башлый, ләкин 1940 елда Арча педагогия

училищесына укырга керә, аннан Казанга күчерелә.Ул Казан педагогия

училищесында укыган вакытта сугыш башлана. Күп укытучылар сугышка китә,

балаларны укытырга укытучылар калмый, шунлыктан Сөембикә апага укуын

тәмамламаган килеш, мәктәптә укытучы булып эшләргә туры килә..

Балалар ач булсаларда , мәктәпкә бик теләп киләләр. Дәрестән соң алар басуга

чыгып , коелып калган башакларны җыя торган булалар, шулай итеп тамак

туйдырганнар.

Сугыштан соң Казан педагогия училищасын читтән торып тәмамлый һәм

дипломлы башлангыч сыйныф укытучысы була. Сугыш чорында яшьтәшләре

кебек төрле эшләрдә эшләгән. 1948-1974 елларда Лесхоз мәктәбендә 38 ел укытып

лаеклы ялга чыга. “Ничек кенә авыр булмасын, мин төшенкелеккә, өметсезлеккә

бирелмәдем. Киләчәк буынга да мәрхәмәтлелек телим”- дия торган була ул.

Эшләү дәверендә бик күп мактау кәгазьләре һәм грамоталар белән бүләкләнә.

Тырыш хезмәтләре өчен “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек

Җиңүгә 60 ел”, “Бөек Җиңүгә 65 ел” медальләре белән бүләкләнә.

2014 елның 22 ноябрендә мәңгелеккә бакыйлыкка күчкән һәм Лесхоз

бистәсендә яңа зиратка җирләнгән.

Труженики тыла
Опубликовано 26 December, 2018 - 10:41 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 26/12/2018 - 10:41):https://tatfrontu.ru/tt/person/gabdrahmanova-soembik-mgsum-kyzy