Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ФӘЙЗРАХМАНОВ ЗАКИР ФӘЙЗРАХМАН УЛЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

ФӘЙЗРАХМАНОВ ЗАКИР ФӘЙЗРАХМАН УЛЫ

Район: 
Алькеевский

1917 елда Татар Мулла  авылында  туган. 1936 елда,бәхет эзләп, Урта Азия  якларына чыгып китә. Бөек Ватан  сугышына Үзбәкстаннан  алына.

-Өч ай хәрби күнекмәләр  узганнан  соң, безне поезд белән Сталинград  оборонасына озаттылар, дип искә ала Закир ага.-Идельне  кичкәндә  безнең Батальон төялгән   паромны немецлар  бомбага  тоттылар. Паром батты. Батальондагы 520 кешедән 32  кеше генә исән калды.

... Сугышларда Закир берничә тапкыр яралана, әмма кабат  кулына  корал алып, сугышка керә. Бәрелешләрнең берсендә  аеруча  каты яралана. Ул ел ярым  төрле госпитальләрдә  дәвалана.

1946 елда демобилизацияләнеп  авылына кайта. Озак еллар кырчылык  бригадиры  булып эшли. Хәзер Татар Мулла авылында  иң хөрмәтле кешеләрнең берсе.(фотода ул уңнан икенче).

         “Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Опубликовано 12 May, 2017 - 10:14 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 09/10/2018 - 14:23):https://tatfrontu.ru/tt/person/fyzrahmanov-zakir-fyzrahman-uly