Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ФӘТХУЛЛИН ХАНИФУЛЛА ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

ФӘТХУЛЛИН ХАНИФУЛЛА ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

Район: 
Алькеевский

1922 елның 15 маенда Иске Салман  авылында туган.Хәрби хезмәткә Ярославль шәһәреннән 1941 елның  декабрендә  төнге  сәгать икедә алына.  Башта ул Самара  өлкәсендә кече командирлар  курсында әзерлек  уза. Хәрби звание бирелгәч, Сталинград фронтына  озатыла.

-Без сугышкан  җирдә  Идел елгасы  кайнап торды, чөнки фашистлар  көненә 400 әр самолет белән  бомба  яудыралар иде, - дип  сөйли   Хәниф  абзый.

Немецлар Мәскәүгә якынлашкач, Фәтхуллиннар  взводы Мәскәү  астына  озатыла. Ул монда  взвод  командиры  ярдәмчесе  була.

Немецлар  Мәскәү астыннан куылгач,Хәнифулла Калинин  фронтында көрәшә, Латвияне, Польшаны  азат итү   сугышларында  катнаша. Днестр  елгасын кичкәндә дошман  күперне шартлата, Хәнифулла  авыр яралана. Госпитальдән дәваланып  чыккач, Курск Дугасындагы  сугышларда  катнаша. Җиңү көненнән   соң  аларны  Ерак  Көнчыгышка  озаталар. Ул  Харбин өчен  сугышларда катнаша. 1946 елның  декабрендә демобилизацияләнеп Ярославльгә, аннан Казанга, Казаннан  җәяүләп  туган авылына  кайта.

Хәнифулла “Кызыл Йолдыз”, Дан ордены һәм бик күп  медальләор белән бүләкләнгән.

              “Ватан өчен!” китабыннан  2005 г.

Фронтовиклар
Опубликовано 11 May, 2017 - 10:37 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 11/05/2017 - 23:44):https://tatfrontu.ru/tt/person/fthullin-hanifulla-hbibulla-uly