Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЕФРЕМОВ АЛЕКСАНДР ЕФРЕМОВИЧ

ЕФРЕМОВ АЛЕКСАНДР ЕФРЕМОВИЧ

Район: 
Буинский

Ефремов Александр Ефремович (10.9.1910, Сембер губернасы, Буа районы Чуаш Янтуганы авылы - 16.3.1998, Буа шәһәре), авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе.

Тәрҗемәи хәле
Казан бакчачылык техникумын тәмамлый (1931). 1932 елдан Буа машина-трактор станциясендә агроном, өлкән агроном, 1942 дән директор. 1958-61 дә Буа район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы буенча инспекция башлыгы, 1961-72 дә Буа районының «Сельхозтехника» берләшмәсе управляющие. Ефремов җитәкчелегендә хезмәтне оештыруда алдынгы формалар һәм алымнар кертелә, машина-трактор станциясенең һәм «Сельхозтехника» берләшмәсенең матди-техник базасы ныгытыла, Буа машина-трактор станциясе республикада алдынгылар рәтенә чыга. Ефремов районда бөртекле ашлык һәм авыл хуҗалыгының башка продуктларын җитештерүгә зур өлеш кертә. 1951-55 елларда ТАССР Югары Совет депутаты. 

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Прикреплённые изображения: 
Социалистик Хезмәт Геройлары
Труженики тыла
Музеи: 
МБУ Буинский краеведческий музей
Опубликовано 1 April, 2016 - 00:40 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 26/10/2019 - 00:23):https://tatfrontu.ru/tt/person/efremov-aleksandr-efremovich