Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЕФИМОВ ВАЛЕНТИН ВЛАДИМИРОВИЧ

ЕФИМОВ ВАЛЕНТИН ВЛАДИМИРОВИЧ

Район: 
Буинский

 Валентин Владимирович (7.11.1916, Сембер губернасы, Буа өязе Кыят авылы - 10.11.1981, Казан), зоотехник, Социалистик Хезмәт Герое (1966).

Тәрҗемәи хәле
Сура зоотехника техникумын (Куйбышев өлкәсе, 1939) тәмамлый. 1946-73 елларда Октябрь (хәзерге Нурлат) районының «Төрнәс» совхозында зоотехник, баш зоотехник. 1973 тән Татарстан нәселле терлек хуҗалыклары трестында өлкән зоотехник. Ефимов җитәкчелегендә нәселле терлекләр: Бестужев токымлы мөгезле эре терлек, эре ак токымлы дуңгыз көтүләре, нәселле атлар дәүләт конюшнясы булдырыла. Герой исеме терлекчелекне үстерүдә, сөт, ит, йомырка, йон һ.б. авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм әзерләүне арттыруда ирешелгән уңышлары өчен бирелә. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
ТАССРның атказанган зоотехнигы (1966). Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Социалистик Хезмәт Геройлары
Фронтовиклар
Опубликовано 1 April, 2016 - 00:36 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 01/04/2016 - 00:36):https://tatfrontu.ru/tt/person/efimov-valentin-vladimirovich