Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ДРАЦКИЙ НИКОЛАЙ ГРИГОРЬЕВИЧ

ДРАЦКИЙ НИКОЛАЙ ГРИГОРЬЕВИЧ

Район: 
Альметьевский

  Николай Григорьевич (1.6.1930, БАССРның Фёдоровка районы Гавриловка авылы - 20.5.1982, Әлмәт шәһәре), нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (1966). 

Тәрҗемәи хәле
Ишембай нефть техникумын тәмамлаганнан соң (1950), ТАССР нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшли. 1962-72, 1974-82 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә мастер. 1972-74 тә Мангышлак бораулау эшләре идарәсендә бораулау җайланмасы башлыгы. Драцкий бригадасы беренчеләрдән булып кечерәйтелгән диаметрдагы борау белән бораулауга күчә. Герой исеме бораулау эшләрен оештыруда һәм технологияләрне камилләштерүдәге уңышлары, нефть скважиналарын бораулауда ирешелгән югары күрсәткечләре өчен бирелә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Социалистик Хезмәт Геройлары
Труженики тыла
Опубликовано 1 April, 2016 - 00:12 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 01/04/2016 - 00:12):https://tatfrontu.ru/tt/person/drackiy-nikolay-grigorevich